Логотип Идель
Яңалыклар

АРХЕОЛОГИЯ: ХИКМӘТ АЛТЫНДА ТҮГЕЛ

Казу эшләре нинди этаплардан тора? Аларда археологлар гына катнаша аламы? Археологларга кемнәр ярдәмгә килә? Археология өлкәсенә бәйле сораулар шактый җыелган иде, аларга җавап эзләп, без Альфред Халиков исемендәге Археология институтына юл тоттык.

Кем ничектер, мин бишенче сыйныфта археолог булырга хыяллана идем. Бәрәңге алганда, чүлмәк ватыкларына тап булу һәм аларны бербөтен савытка әверелдерергә тырышулар ниндидер бер экспедиция этабын хәтерләтә иде. Хыяллар ерак офыкларда калды, дисәм, безгә археология серләрен ачкан галим өмет утын кабызды. Спойлер: казу эшләрендә катнашу өчен археолог булу мәҗбүри түгел.

КАЗУ ЭШЛӘРЕ

Казу эшләре нинди этаплардан тора? Аларда археологлар гына катнаша аламы? Археологларга кемнәр ярдәмгә килә? Археология өлкәсенә бәйле сораулар шактый җыелган иде, аларга җавап эзләп, без Альфред Халиков исемендәге Археология институтына юл тоттык. (Белешмә: Альфред Хәсән улы Халиков – күренекле археолог, тарих фәннәре докторы, Татарлар һәм Татарстан тарихы буенча күпсанлы фәнни хезмәт авторы; Альфред Халиков исемендәге Археология институты – Россиянең Европа өлешендәге әйдәп бара торган археология институтларының берсе.) «Археология өлкәсендә эшләү кыен. Ул җентеклелек һәм зур төгәллек таләп итә», – ди институтның гыйльми сәркатибе, тарих фәннәре кандидаты Рузил Саттаров.

Яшь галим өстәлгә дистәләгән музей экспонаты тезеп куйган: дистәләгән еллар дәвамында җыелган ук очлары (тимердән, сөяктән ясалган), читекләр (органик материалдан – күннән ясалганга күрә, алар, вакыт узу белән, таркала, карала башлый), эполетсыман каптыргычлар, комган, декоратив элементлар һ.б. экспонатлар арасында, күзаллау өчен, Гай Юлий Цезарь заманындагылары да бар. Рузил Саттаровның фәнни кызыксынулары нигездә Пьянобор мәдәниятен колачлый. Бу мәдәнияткә караучы халыклар безнең эрага кадәр II гасырдан алып безнең эраның II/IV йөзенә кадәр хәзерге Башкортстан, Татарстан, Удмуртия территорияләрендә яшәгән. Әлеге халыкларга хас булган үзенчәлекле элементларның берсе – бронзадан ясалган эполетсыман каптыргычлар. Галимнәр фикеренчә, алар хатын-кызлар билбавын тәшкил иткән. Пьянобор мәдәниятенә караган халыклар торган урыннарда Мисырдан кайткан сыннар (арыслан, скарабей), бронзадан ясалган сармат көзгеләре һ.б. табылдыклар да очраган – бу исә әлеге халыкларның төрле кабиләләр һәм халыклар белән сәүдә эше алып баруларына бер дәлил булып тора.

ҺӘРНӘРСӘ ҮЗ УРЫНЫНДА

Археологка, тарихны яхшы белү белән беррәттән, сызым, рәсем ясау, реставрация осталыгы да кирәк. Казу эшләре вакытында, археологлар белән бергә башка белгечләр дә хезмәт куя. Алар арасында лаборантлар да, җир казучылар да, студентлар да, ихтыярилар (волонтерлар) да була. Эш барышында археологларга антропологлар, зооархеологлар да ярдәмгә килә. Зооархеологлар, мәсәлән, казу эшләрендә килеп чыккан хайваннарның сөякләрен, кабырчыкларын, йон-тәңкәләрен һәм башка калдыкларын өйрәнүне үз өстенә ала, ягъни, археологлар тапкан зоотабылдыклар белән эш итә. Борынгы бабаларыбыз нинди хайваннар белән тукланган, нинди мал-туар тоткан – зооархеологлар нигездә шул сорауларга җавап эзләү белән мәшгуль. Теге яисә бу чорда нинди төр хайваннар тереклек иткәнен дә билгеләүгә өлеш кертә бу белгечләр.

«Хәзерге вакытта археологиягә табигый фәннәр алымнары да кереп бара. Казу эшләренә кадәр геомәгълүмати технологияләр ярдәмендә җирне тикшерүче белгечләр бар. Археологиядә, кеше торган җирләр турында сөйләгәндә, без шәһәрлек (рус. городище), авыл урыны (рус. селище) терминнарын кулланабыз. Ул җирлекләрнең, билгеле, барлык урынын да казып бетерү мөмкин түгел. Шуңа күрә, кеше торган, учак эзләре булган җирләрен ачыклауда геомәгълүмати, геодезия алымнары булышлык итә», – дип аңлата Рузил Саттаров. Борынгы каберлекләрне казуның да үз кагыйдәләре бар. «Каберлекләрне чистартканда, ашыкмыйча, кечкенә пумалалар белән эш итәбез. Һәр табылган әйбер үз урынында калырга тиеш. Казу, чистарту эше тәмамланганнан соң, фотосурәт ясыйбыз, масштабка салып, шул урынның, табылдыкларның сызымын төшерәбез: прәшкә, ук очы һ.б.», – ди галим. Археологларга алтын-көмеш турында сорарга теле кычытып торучылар шактый.

«Археолог өчен хикмәт алтында да, табылдыклары бихисап булган каберлектә дә түгел – безгә интерпретация ягы кызыклы, шул җәлеп итә». Казу эшләре тәмамланып, сызымнар, фотоматериаллар ясалгач һәм хисап кәгазьләре тутырылгач, табылдыкларны музей фондларына тапшырырга әзерли башлыйлар. Кеше сөякләре дә эшсез ятмый. Аларны антропологлар өйрәнә (яшен, җенесен билгели һ.б.). «Казылган урын ачык калмый, аны күмү мәҗбүри, – ди Рузил. – «Археология эшләрен алу бару нигезләмәсе» дип исемләнгән махсус эш кәгазьләре бар. Шулар буенча, без казылган җирне күмеп, фотога төшереп, соңгы фотосурәтне дә хисап кәгазенә беркетәбез». Реставрация, күптөрле анализ, күргәзмәләр оештыру – табылдыклар бихисап этаплар аша узарга мөмкин. Әмма аларның иң әһәмиятле функциясе – яңа белем алу. Ул белем дөньяга бөтенләй башка күзлектән карарга юл ача.

ИХТЫЯРИЛАРГА ИХТЫЯҖ ЗУР

Казу эшләрендә катнашу өчен археолог булу мәҗбүри түгел. Илебездә һәвәскәр археологлар әзерләүче үзәкләр дә эшли. Теләгән кешеләр казу эшендә ихтыяри сыйфатында катнаша ала. «Ихтыярилар арасында төрле белгечлекләрдәге кешеләр очрый, алар белән белем, тәҗрибә уртаклашу һәрвакыт кызыклы. Мәсәлән, янәшәдә зооархеологлар булмаса, ихтыяри-биологлар ярдәмгә килә ала», – ди археолог. 

Казу эшләрендә ихтыяри сыйфатында катнашу өчен, мисал өчен, Русия Фәннәр академиясенең Археология институтына мөрәҗәгать итәргә була. Экспедициядә катнашу бәхетенә бик өлгерләр генә ия була: 2022 елга гаризалар кабул итү инде тәмам. Быелгы ихтыяри археологлар, мәсәлән, Кырымда («Кара-Тобе. Познай самого себя!» экспедициясе), юкка чыккан борынгы Ростиславль шәһәре территориясендә («Ростиславль. Per aspera ad astra!» экспедициясе) казу эшләре алып бара. «Экспедицияләребез Русия һәм аның чикләреннән тыш оештырыла. Аларның кайберләренә романтик-ихтыяриларны да туплыйбыз», – дип җәлеп итә Археология институты. «Тарих битләрендә калган халыклар серенә кагылырга теләүчеләр һәм физик эштән курыкмаганнарны» көтә мондый экспедицияләр. 

«Яшь белгечләргә грант ярдәме күрсәтелеп тора. Дәүләт оешмаларының фәнни-тикшеренү эше планы бар, шуңа планга кертелгән экспедицияләрне үтәп барырга тырышабыз. Экспедиция казу эшләре белән генә тәмамланмый: моңа, әлбәттә, фәнни басмалардагы мәкаләләр, конференцияләрдә докладлар, фәнни-популяр чыгышлар да һ.б. керә. Шуңа археология – бер яктан кыен, икенче яктан, гаять кызыклы өлкә».

Фотолар Рузил Саттаровның шәхси архивыннан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев