Логотип Идель
Яңалыклар

Арт-резиденциягә талантлы яшь музыкантлар, рәссамнар һәм биючеләр чакырыла

Әлеге проектка талантлы яшь музыкантлар, рәссамнар һәм биючеләр чакырыла.

23 августтан 27 августка кадәр Кукмара районының Вахит авылында кабат республикакүләм «Авылга да, шәһәргә дә» яшьләр арт-резиденциясе ачыла. Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итте.

Сайлап алудан узган 20 катнашучы юнәлешләр буенча төркемнәргә берләшәчәк һәм Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында яшәүче халыкларның рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклап калу һәм аларны аларны үстерү максатыннан уникаль иҗади проектлар булдырачак.

Лабораторияләр 3 юнәлеш буенча эшләячәк:

  • «АртЛаб» (яшь рәссамнар күренешләр ясаячаклар),
  • «МузЛаб» (яшь музыкантлар фолк стилендә җырлар әзерләячәк),
  • «ДэнсЛаб» (яшь дебютлы биючеләр тарафыннан бию номерлары һәм перформанслары ясалачак).

Арт-резиденциянең йомгаклау  27 августта булачак. Ул көнне мәдәни продуктлар «Авыл һәм шәһәр көне» шоу-кейсында тәкъдим ителәчәк. 

Арт-резиденциядә катнашу бушлай. Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарнда яшәүче 18-35 яшьтәге яшьләр чакырыла.

Гаризаны 2023 елның 15 августына кадәр тутырырга мөмкин: https://forms.yandex.ru/cloud/64bf94ce84227c8dd9cbeecd/

Тулырак

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев