Логотип Идель
Яңалыклар

АРТИСТЛАР ТАТАР ШАГЫЙРьЛӘРЕНЕҢ ШИГЫРЬЛӘРЕН УКЫДЫ

Артистлар Казанның истәлекле урыннары фонында татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыды

Кәрим Тинчурин исемендәге театр Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан проектын гамәлгә ашырды. Артистлар Казанның истәлекле урыннары фонында татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыды һәм видеороликлар әзерләде.

Акциядә тугыз артист катнашты, шул исәптән Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артистлары Ирек Хафизов, Зөлфия Вәлиева, Гөлчәчәк Хафизова.

Әйтик, Лядской бакчасында актриса Резеда Сәлахова Габдулла Тукайның «Мәхәббәт» әсәрен укыды, артист Илфак Хафизов Гамил Афзаловның шул исемдәге шигыреннән ревизор образын торгызды, ә ТР халык артисткасы Әлфия Хәсәнова Сибгат Хәкимнең «Бер горурлык» әсәрен укыды.

Барлык видеороликларны Instagramда #нэфисродныйязык хештегы буенча карарга мөмкин.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев