Логотип Идель
Яңалыклар

Ата-аналар остаханәсе

Очрашу психолог Гүзәл Хисмәтуллинаның «Яшүсмернең яшерен дөньясы» темасына чыгышы белән башланып китәчәк. Сөйләшүне нейропсихолог, экзистенциаль терапевт Әлфия Махатадзе дәвам итәчәк.

16 нчы апрель көнне ТР Милли китапханәсендә ышаныч темасына «Ата-аналар остаханәсе» оештырылачак. TEDх форматында узачак чарада яшүсмерләрнең ата-аналары федераль һәм төбәк спикерлары белән очрашачак.

Очрашу психолог Гүзәл Хисмәтуллинаның «Яшүсмернең яшерен дөньясы» темасына чыгышы белән башланып китәчәк. Сөйләшүне нейропсихолог, экзистенциаль терапевт Әлфия Махатадзе дәвам итәчәк. Аның белән әти-әниләр яшүсмергә борчуны ничек җиңәргә ярдәм итү турында фикер алышачак.

Алга таба эшмәкәр, дайвинг буенча халыкара дәрәҗәдәге инструктор Максим Аксенов «Кешегә кеше кирәк» дигән лекция укыр дип көтелә.

Үсмерләрнең сепарациясе турында ата-аналар шәһәрнең балалар үзәкләренең берсендә җитәкче булган Елена Тихонова белән сөйләшәчәкләр.

Гаилә психологы, гаилә мөнәсәбәтләре һәм шәхси үсеш өлкәсендә эксперт Сергей Нестеров «Гаджетларга каршы сугыш» темасына чыгыш ясар дип планлаштырыла.

Чара ахырында «Травля: со взрослыми согласовано» китабы авторы Светлана Моторина шул исемдәге лекция белән чыгыш ясаячак.

Очрашу 9:30 да башлана. Керү ирекле, алдан сылтама буенча теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсе матбугат хезмәте.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев