Логотип Идель
Яңалыклар

Атна ахырына кадәр Татарстанда аномаль эссе һава торышы сакланачак

Уртача тәүлеклек температура нормадан 9 градуска артык булачак.

Бүгенге көннән алып 23-нче августка кадәр Татарстанда һәм аның башкаласында аномаль эссе һава торышы көтелә, уртача тәүлеклек температура нормадан 9 градуска артык булачак.

Синоптиклар фаразларына караганда, иртәгә Казанда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка күчүче талгын җил. Көндез максималь температура +34-36 градус, республикада +37 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Төнлә +20-22 градус көтелә.

20-нче август көндез Татарстанда +38 градус, төнлә +18 градус булыр дип фаразлана. Шимбә болытлы һәм явым-төшемсез булачак. Һава +39 градуска кадәр җылыначак, төнлә +22 градус булачак.

Чыганак: kzn.ru

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев