Логотип Идель
Яңалыклар

Атна ахырына Татарстанда +9 градуска кадәр суыта

Атна ахырына, 14 нче һәм 15 нче октябрьдә, Татарстанда суытачак.

12 нче һәм 13 нче октябрьдә республика түбән атмосфера басымы кырында урнашачак – вакыты белән азрак яңгыр көтелә. Төнлә һава +8 градуска кадәр җылыначак, көндез +8-14 градуска кадәр җитәр дип көтелә.

Атна ахырына, 14 нче һәм 15 нче октябрьдә, Татарстанда суытачак. Көндез һава температурасы +9 градустан артмаячак, вакыты белән яңгыр көтелә, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев