-
Шәриф Камал Әдәби мәктәбендә дәресләр дәвам итә Бу атнада узачак ике дәресне Татар китабы йорты ачык форматта да уздыра. Катнашу ирекле (түләүсез), ләкин алдан теркәлү сорала.
-
Композитор Миләүшә Хәйруллинага «Тантана» премиясе тапшырылды Татар язучысы Кави Нәҗми һәм аның хатыны, танылган тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмованың саф мәхәббәтенә багышланган әсәр халыкара конкурслар лауреаты, композитор, педагог Миләүшәне җитлеккән талантлы композитор буларак раслады.
-
«Апуш» татар балалар театр студиясе «Театраль Идел буе» фестивалендә җиңү яулады Финалда Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан 28 спектакль катнашты.
-
"Аулак өй - көрәш": Ничек тамырсыз яшәргә? 27 март көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Төбакара "Аулак уй-көрәш" проектының зона ярышлары узды. Аның максаты — татар әдәбияты классикасын өйрәнү, милли йолаларны яңарту.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Атна буе бәйрәм итәбез!
Яңа елны ничек каршыласаң, шулай үткәрәсең дигән гыйбарәне ай, атна, хәтта аерым бер көнгә генә карата да кулланырга яратам мин. Ә бу атнаны җиңел генә үткәреп җибәрергә мөмкинлек тә бар. Дөрес, 16 октябрь — Халыкара җитәкчеләр көне булуын онытмаган һәм иртән иртүк үзегезнең боссны бәйрәме белән ихлас котлап өлгергән очракта гына бу мөмкин. Чәршәмбе иртәсен “яраткан” яки чыннан да яраткан шефларыгызга кечкенә генә бүләк биреп яки матур сүзләр әйтеп тәбрикләсәгез, үзегезнең үк бәйрәмдәй көннәрегез киләсе бер-ике атнага сузылыр! Шаяртуларсыз әйткәндә, җитәкче — ул, беренче чиратта, ялсыз хезмәт кую, һәр сүз, һәр адым, үзең белән эшләүчеләрнең иминлеге өчен җаваплылык. Бу кыю һөнәр ияләре үз бәйрәмнәре булуына, чын мәгънәсендә, лаек!
Бу бәйрәм акча кенәгәсен әзрәк “юкартыр” дип борчылучыларга алдагы дата турында укып та тормаска киңәш итәрмен, мөгаен. Ярый, бу турыда бик кыска гына хәбәр итеп китим, булмаса. 19 октябрь — Халыкара кредит берләшмәләре көне. Мондый җирдә эшләүчеләрдән бүләк биреп, аеруча матур сүзләр әйтеп кенә “котылып” булмас шул. Алай-болай кредит тарихыгыз яхшы булмыйча, шул хакта аралашыр өчен шалтыратсалар, бәйрәмнәре белән котлау гына җитмәс. Иң әйбәте — бу көнне булган бурычларыгызны кайтару. Килешәм, сәер һәм бик үк күңелле саналмаган бәйрәм. Хех, “бәйрәм”…
Аның каравы, 20 октябрь көнне тәмле ашарга әзерләнәбез! Бу атнаның якшәмбесендә бөтен дөнья буенча пешекчеләр һәм кулинарлар үз бәйрәмнәрен зурлап уздыралар. Алар үзара осталыкларын тикшерү бәйгеләре оештыралар, дегустацияләр һәм оригиналь ризыклар пешерү кебек экспериментлар ясыйлар. Пешекче булмасаң да, бу көн вакыйгаларын читтән күзәтеп кенә йөрергә түгел. Һәрберебез дә кечкенә чакта, әни өйдә булмаганда, пешергән булып кыланып, күп продуктларны юкка чыгарганы бар бит. 20се көне дә — дустың яки сөйгән кешең белән очрашып, гадәти булмаган табын әзерләп, җылы атмосферада ял итү өчен менә дигән сәбәп.
Әгәр өстәлегездә баллы “тәмнүшкәләр” урын алган булган икән, 21 октябрьдә аларны җыеп куярга ашыкмагыз. Ни өчен дигәндә, бу атнаның дүшәмбесе — тәм-томнар көне. Бу көн әлегә АКШ территориясендә генә уздырылса да, тора-бара безнең якларга да килеп җитәр дип өметләник. Күз алдына гына китерегез: курыкмыйча, теләсә нинди күләмдә баллы ризыклар ашар өчен “җитди” сәбәп булыр иде бит!
22 октябрь — Халыкара “тёщалар” — А.В.Иванов әйтмешли, гаиләнең тышкы җитәкчеләре көне бит әле. Эх, кияүләргә бу якшәмбедә аларның кәефләрен бозмас өчен тырышырга туры киләчәәәк! Көлеп кенә әйтәм, билгеле. Инде бик күптәннән “тёща”-кияү мөнәсәбәтләре меңәрләгән мәзәкләр тууга сәбәпче булуы һичкемгә сер түгел. Шулай да әле татар ир-егетләре аларга үз итеп “әби” дип дәшәләр. Ә календарьда мондый бәйрәмгә дә урын бирелү — гаилә әгъзалары арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, аларны бер-берсенә якынайту өчен бик күркәм сәбәп. Хөрмәтле өйләнгән ир-атлар, атнаның теләсә кайсы бәйрәме турында искә алмаска мөмкин, тик, зинһар, якшәмбе көнегезне “әби” янына, котлау сүзләре запасын “кыстырып”, кунакка керергә онытмагыз!
Күрүебезчә, бу атнаны да бик күңелле үткәрергә була. Дөрестән дә, вакытны ничек уздырырга дип баш ватсагыз, фантазиягез һич кенә дә ярдәмгә ашыкмаса, бары календарьга гына күз төшерү җитә. Бөтен тормышыбыз аерым көннәрдән төзелә. Үзеңне һәрвакыт бәхетле хис итәр өчен, һәр көнеңне кабатланмас итеп уздыра белү мөһим. Күңелсезләнергә сәбәп чыгар ул, күңелле яши белергә кирәк!
Рәзилә Әхтәмова
Фото: https://pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз