Логотип Идель
Яңалыклар

АТНА НИНДИ БУЛЫР?

Татарстанның атналык һава торышы.

 

 

 

 

3 һәм 4 июльдә салкын һава торышыннан соң Татарстанга 30 градуслы җылы килә. Бу хакта Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

30 июнь көнне, республика Россиянең Европа өлеше төньяк-көнбатыш районнарының берләшкән антициклон йогынтысында булачак. Көндез урыны белән бераз яңгыр көтелә. Төнлә республиканың көнчыгыш районнарында һава температурасы +3..+8 градуска кадәр төшәчәк, көнбатыш районнарда +6..+11 градус булуы фаразлана. Көндез термометр баганасы +19 градустан югарырак күтәрелми.

1 июль көнне төбәктә явым-төшем булмаска тиеш. Төнлә һава температурасы +4..+9 градуска кадәр, көндез +19.. +24 градуска кадәр булачак.

2 июльдә кайбер районнарда көндез яшенле яңгыр һәм секундына 15-20 метрга кадәр тизлектәге кыска вакытлы җил көтелә. Температура төнлә +9.. +14 градуска, көндез +21 градустан +26 градуска кадәр күзәтеләчәк.

Синоптик фаразлары буенча, 3 һәм 4 июльдә республикада һава шартлары циклон һәм атмосфера фронтларының җылы секторы йогынтысы тәэсирендә формалашачак. Һава торышы тотрыксыз характерлана, урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булуы көтелә. Температура сизелерлек күтәрелә: төнлә +12..+17, көндез +26..+31 градус була, дип фаразлый синоптиклар.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев