Логотип Идель
Яңалыклар

Аучылар өчен яңа мобиль кушымта

Ул 2023 елның уртасында эшли башлар дип көтелә.

Татарстанда аучылар өчен мобиль кушымта эшли башлаячак. Бу хакта ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә. Кушымта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белгечләре белән берлектә булдырыла. Ул 2023 елның уртасында эшли башлар дип көтелә.

Кушымта ярдәмендә ауланган җәнлекләр турында мәгълүматны читтән торып тапшырырга мөмкин. Аучылар шулай ук нинди төр хайваннарга никадәр рөхсәт кәгазе калганын да белеп булачак. Аучылык биләмәләрендә ориентлашу, аучылык хәбәрләрен белеп тору – кушымта бу мөмкинлекләрне дә ача.

Чыганак: ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев