Логотип Идель
Эксклюзив

«Аулак өй - көрәш»: Ничек тамырсыз яшәргә?

27 март көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Төбакара «Аулак уй-көрәш» проектының зона ярышлары узды. Аның максаты — татар әдәбияты классикасын өйрәнү, милли йолаларны яңарту.

27 март көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Төбакара "Аулак уй-көрәш" проектының зона ярышлары узды. Аның максаты — татар әдәбияты классикасын өйрәнү, милли йолаларны яңарту. Проект ТРның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы, "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте, ТРның Студентлары Лигасы ярдәме белән Россия Федерациясендә “Педагог һәм остаз” е Татарстанда «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр» елы уңаеннан уздырылды. 

Ярышта 4 команда көч сынашты. Алар — шагыйрьләр, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Татар тел белеме кафедрасының журналистика бүлеге студентлары һәм "Әллүки” иҗат берләшмәсе; КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студентлары.

«Аулак өй» 3 өлештән торды: шигырь җыю, йола күрсәтү һәм "Кемнең миллионер буласы килә?" Командалар бер-берсе белән ярышып, иң-иңнәре — «Калфаклы каләмчеләр» һәм «Әллүки» иҗат берләшмәсе финалга чыкты. Соңгылары студентлар арасындагы бәйгедә җинүче исеменә лаек булды, әле аларны алда ярыш, яңа үрләр көтә.

- «Әллүкиче» Айнур Җамалтдинов «Аулак өй» проектының әһәмияте — татар эстетикасын күрсәтүдә, - дип билгеләде. - Бүген генә дә күпме йолаларны күрдек: сабантуй, исем кушу, аулак өй, каз өймәсе. Татар халык җырлары аеруча да тылсымлылык кертте. Йолалар, җыр-биюләр - алар милләтнең тамыры  сыман.Ничек тамырсыз яшәргә?

- «Аулак өй» — зур әһәмияткә ия проект, чөнки ул милли традицияләр саклау елына туры килә.  «Аулак» өй проекты гомерле булсын дигән теләктә каласы килә, чөнки милли йолаларны яшьләр, киләчәк буын барламаса, кем барлар? — ди уенның жюри әгъзасы Гөлшат Әюпова.

Гүзәл Закирова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев