Логотип Идель
Яңалыклар

ҺАВА ТОРЫШЫ НАЧАРАЯ: ЯВЫМ-ТӨШЕМ БУЛАЧАКМЫ?

Ял көннәрендә республикада һава торышы начараячак.

Ял көннәрендә республикада һава торышы начараячак. Бу турыда Татарстан Республикасының Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

17 октябрьдә төнлә һәм иртән яңгыр явачак. Республиканың төньяк районнарында урыны белән синоптиклар карлы яңгыр вәгъдә итә. Төнлә һава температурасы +1°C. + 6°C. Температура көндез - +10°C булачак.

18 октябрьдә төнлә явым-төшем булмаячак. Шулай да иртән һәм көндез юеш кар белән яңгыр көтелә.

Көн дәвамында җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин, төнлә +1°C ... -4°C, көндез +7°C ... +12°C булачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев