Август аенда «Итил» яңа этник мәдәният фестивале узачак
Фестиваль халыкларның борынгы гореф-гадәтләренә, мәдәни кыйммәтләргә яңа мәгънә бирүгә, фольклор мотивларының заманча яңгырашын эзләүгә юнәлдерелгән
Идел буе халыкларының «Итил» яңа этник мәдәнияте фестивале өченче тапкыр уздырыла. Быел ул 12 августта, беренче тапкыр Горький исемендәге паркта узачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова әйтте, дип яза "Татар-информ".
«Фестиваль халыкларның борынгы гореф-гадәтләренә, мәдәни кыйммәтләргә яңа мәгънә бирүгә, фольклор мотивларының заманча яңгырашын эзләүгә юнәлдерелгән. Төп чара – концерт булачак. Хәзер программа төзү һәм артистларның чыгышы буенча эш төгәлләнеп килә», – дигән ул һәм хедлайнерларның исемен әлегә сер итеп калдырган.
Аннан тыш, Казанда, милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, җәен тагын берничә зур чара узачак. Шуларның берсе - «Тормыш агачы» проекты Казанда икенче тапкыр уздырыла. 5 июльдә узачак чара башкорт мәдәниятенә, 19 июльдә узачак чара рус мәдәниятенә, 2 августта булачагы татар мәдәниятенә багышлана.
22 августта, «Тормыш агачы» проектының «Халыклар йолдызлыгы» дип аталган йомгаклау чарасы була. «Горький исемендәге паркта Татарстанда яшәүче җиде төп халык вәкилләре җыелачак. Бәйрәм кунаклары Идел буе төбәгенең мәдәни төрлелеген күрә алачак.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев