Логотип Идель
Яңалыклар

АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ МИНИСТРЛЫГЫНДА АЧЫК ИШЕКЛӘР КӨНЕ

Казан дәүләт аграр университеты 22 майда 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән онлайн форматта Ачык ишекләр көнен үткәрә.

Казан дәүләт аграр университеты 22 майда 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән онлайн форматта Ачык ишекләр көнен үткәрә.

Бу көнне абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре университет җитәкчелеге белән дистанцион рәвештә очраша, әзерлек юнәлешләре белән таныша һәм 2021 елда кабул итү үзенчәлекләре турында белә алалар. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Укудан соң авыл җирлегенә эшкә кайтырга теләүчеләр өчен укытуның максатчан программалары һәм югары уку йортын тәмамлаучылар һәм студентлар өчен дәүләт ярдәменең башка чаралары турында югары уку йорты вәкилләре сөйлиячәк.

Кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Гүзәл Фәссәховага сорауларны сылтама буенча бирергә мөмкин:https://forms.gle/MMU1pzHqEdAhNaJK9. Сорауларга барлык җаваплар туры эфирда яңгыраячак.
Чараларда катнашу өчен «Zoom» кушымтасы аша конференциягә кушылырга кирәк.
Идентификатор 459 772 9499, керү коды 985632

Ачык ишекләр көне турында тулырак мәгълүмат алу өчен Кабул итү комиссиясенә яки Казан дәүләт аграр университетының Югары уку йортына кадәр белем бирү үзәгенә 8(843)236-66-71, 567-46-30, 8-960-056-76-67 (WhatsApp бар) телефоннары аша, шулай ук электрон почта:priem@kazgau.com яки www.priem.kazgau аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев