Авыл хуҗалыгы продукциясенә кытлык булмаячак
Республика кайбер азык-төлек буенча үзен 100 проценттан күбрәккә тәэмин итә.
Быел Татарстаныбызда авыл хуҗалыгы продукциясенә кытлык булмаячак. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наил Залаков:
«Язның – суык, җәйнең – бик эссе килүенә карамастан, авыл хезмәтчәннәренең чәчү эшләренә әйбәт әзерләнүләре нәтиҗәсендә продукциягә кытлык көтелми», – дип белдерде.
Республика кайбер азык-төлек буенча үзен 100 проценттан күбрәккә тәэмин итә.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, үсемлек мае белән – 600 процентка, шикәр комы белән – 300 процентка тәэмин ителгәнбез. Бу – 20 ел дәвамында алып барылучы планлы эш нәтиҗәсе. Дөге һәм җиләк-җимештән кала, социаль әһәмиятле продукцияне үзебезгә тулысынча җитәрлек күләмдә җитештерәбез икән. Шулай ук Наил Залаков азык-төлеккә бәянең кискен артуы көтелмәвен дә белдерде. Шуның белән беррәттән, сезонга бәйле рәвештә, кайбер азык-төлеккә бәя бераз үзгәрергә мөмкин.
«Хәзер җәй, шуңа күрә яшелчәгә бәя төшә, тавык ите һәм йомырка бәясе кими, әмма сезонга бәйле рәвештә алар күтәрелергә дә мөмкин», – диде ул.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев