Логотип Идель
Яңалыклар

АВЫЛЛАР БУШАП КАЛА

Соңгы 20 елда Татарстанда 102 меңнән артык кеше авылдан шәһәргә күченгән.

Соңгы 20 елда Татарстанда 102 меңнән артык кеше авылдан шәһәргә күченгән.

Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров бу санны, республика районнарында уртача халык саны белән чагыштырып, «4,6 район тулаем буш» дип әйтте.

«Авыл хуҗалыгы продукциясе, яшелчәләр җитештерүдә бу ничек чагылыш табар? Әллә нинди программалар чыгарып була, ләкин 4,6 район буш булгач, аларны кем үтәр соң?!» — дип белдерде ул ассоциация съездында.

Камияр Байтемиров авылдан китүчеләрнең өчтән бере — 15-39 яшьтәге кешеләр булуын әйтте. «Шәһәргә китүчеләр арасында хатын-кызлар дүрт тапкыр күбрәк. Шуңа авылларда, мөгаен, ирләр күбрәк калыр инде. Ни өчен шулай бу? Хатын-кызлар яхшыракны эзләп китү белән бәйледер инде бу, бәлки», — дип фаразлады ассоциация рәисе.

Аның фикеренчә, миграция темплары инде бернинди кысаларга сыймый башлады. «Без үзебезне туендыручы крестьяннарга башкача карый башларга тиеш. Бу табигый процесс түгел. Безне бары тик шулай тынычландырмакчы гына булалар. Әгәр кешенең эше, яшәргә акчасы юк, пенсиясе түбән икән, нәрсә эшләмәк кирәк?! Без башкарма хакимияткә дә, депутатларга да мөрәҗәгать итәбез: республика байлыгы булган тукландыручыларга сакчыл мөнәсәбәт кирәк», — диде.

Камияр Байтемиров лаеклы хезмәт хакы һәм эш урыннары кирәклегенә ишарәләде. Авыл территорияләрен үстерү программасын гамәлгә ашырганда, ул РФ Президентының «2030 елга кадәр РФ үсешенең илкүләм максатлары турында» Россия Президенты указына таянырга киңәш итте: анда халык саны үсешен, кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең, үзмәшгульләрнең кереме үсешен тәэмин итү турында әйтелә. 

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев