Логотип Идель
Яңалыклар

«Авылым гүзәллеге» марафоны башлана!

Быел «Авылым гүзәллеге» 17 июльдән алып 23 июльгә кадәр 1 атна дәвамында үткәрелә. Проектта татар авылында туып үскән һәм, бүгенге көндә Татарстанда гына түгел, дөньяның төрле почмагында яшәгән интернет-кулланучылар үз аккаунтларыннан катнаша ала.

Проектның максаты - үз туган авылыңның табигатен, шәхесләрен, күренекле урыннарын, тарихын һәм традицияләрен, укытучылары һәм остазларын, меценатларын һәм авылның киләчәге өчен чын күңелдән кайгыртучыларын таныту; авылдашларны барлау һәм бергә туплау; туган як һәм авыл белән горурлык хисен арттыру, дип оештыручылар. 

Проектта катнашу өчен нишләргә?

1. Татнетны үстерү фондының ВКонтактедагы рәсми берләшмәсенә язылырга анда беркетелгән анонс-яңалыкка комментарийларда "+" куеп катнашырга теләк белдерергә һәм катнашучы турында мәгълүмат калдырырга кирәк.

2. Атна (7 көн) дәвамында гариза тапшырылган аккаунттан #авылымгүзәллеге хэштегы белән, бирелгән темалар буенча үз туган авылыгыз турында мәгълүмат урнаштырырга (татар клавиатурасы кулланып язылган текст белән беррәттән 1 минутлык кыска видеолар, фотолар урнаштырырга тәкъдим ителә). Аеруча популяр (лайк һәм комментарийлар саны күп булган, мәгънәле итеп язылган, үрнәк булырдай) язмалар әлеге атна дәвамында  ВКонтактедагы "Авылым гүзәллеге" берләшмәсендә һәм  "#АВЫЛЫМГҮЗӘЛЛЕГЕ " Telegram-каналында урнаштырылып барылачак.

3. Катнашучыга шәхси хәбәр белән килгән чакыру хаты аша ябык (приват) чатка керегез һәм чара тәмамлангач, финалист анкетасын тутырырга кирәк.

Темалар:

1 көн. Авылым тарихы.
2 көн. Авылым гүзәллеге (табигате, урнашуы, архитектурасы, йортлар бизәлеше).
3 көн. Авылым традицияләре (авылга хас традицияләр, бәйрәмнәр).
4 көн. Авылым шәхесләре (күренекле галимнәр, язучылар, спортчылар, ...).
5 көн. Авылым мәгарифе (мәктәп, укытучылар, тәрбиячеләр, остазлар - тарихын һәм бүгенгесен дә кертеп).
6 көн. Авылым осталары (кул осталары, һөнәр ияләре, авыр хезмәт кешеләре - аларның хезмәтләре).
7 көн. Авылым меценатлары (авылның яшәешен саклаучы, авылны яшәтүдә матди ярдәм итүчеләр һәм аларның хезмәтләре).

Финалистлар 11 август көнне Апас районында үткәреләчәк Әдәби Сабан туе чарасына чакырылачак. Һәр финалистны электрон катнашучы дипломы көтә.

Проектта татар авылында туып үскән һәм, бүгенге көндә Татарстанда гына түгел, дөньяның төрле почмагында яшәгән интернет-кулланучылар үз аккаунтларыннан катнаша алалар. Яшь чикләре: 13+. Проект барышында һәр катнашучының профиле ачык булырга, аккаунт адресы үзгәртелмәскә тиеш, диелә хәбәрдә. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев