Айдар Галимов, Элвин Грей, Ришат Төхвәтуллин килә, Салават юк
Бик күп популяр җырлар авторы, композитор Ризван Хәкимов Казан халкын һәм кунакларны үзенең иҗат кичәсенә чакыра. Мәдәни чара 5 ноябрь көнне Г.Тукай исемендәге Дәүләт филармониясе залында узачак.
Бик күп популяр җырлар авторы, композитор Ризван Хәкимов Казан халкын һәм кунакларны үзенең иҗат кичәсенә чакыра. Мәдәни чара 5 ноябрь көнне Г.Тукай исемендәге Дәүләт филармониясе залында узачак. “Мин халык кабул итә торган җырлар яздым. Җырларымны бары тик халыкка җиткерә ала торган җырчылар башкара. Җырларымны халык кабул итә, шуңа үз халкыма рәхмәтле. Мин моның белән бәхетле. Аллаһка шөкер, иҗатымны әле дә дәвам итәм”, – диде Ризван Хәкимов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән журналистлар белән очрашуда. Композиторның иҗат кичәсендә Айдар Галимов, Элвин Грей, Ришат Төхвәтуллин һәм башка җырчыларны күреп булачак. Матбугат очрашуына килгән Салават Фәтхетдинов чарада катнаша алмаячагын әйтте. Ничә еллар дәвам иткән гадәт буенча ноябрь башында Чаллыда аның үзенең концертлары башлана. “Ризванның җырларында гадилек бар. Аңа Ходай үз стилен, моңын биргән. Бөтен эш гадилектә”, – дип үз фикерен белдерде, ул Ризван Хәкимнең популярлыгы турында сорагач. “Нинди җырларын яратасыз?” дигәч: “Үзем башкарган җырлары. Мин аның “Көтмә син, көтмә, үпкәлә” җырын егерме елдан артык җырлыйм”, – дип җавап кайтарды. Шулай ук Салават Башкортстан һәм Татарстан арасында иҗади дуслыкның, эшчәнлекнең ныгуын теләвен дә әйтте.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев