Логотип Идель
Яңалыклар

Айрат Терегуловның 50 гә якын рәсем әсәрен тәкъдим итәчәкләр

Казанда ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында «Яңа мифология» күргәзмәсе ачыла.

Казанда ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында «Яңа мифология» күргәзмәсе ачыла. Анда Башкортстан Республикасының алдынгы рәссамнарының берсе, М.В.Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Айрат Терегулов үз эшләрен тәкъдим итәчәк.

Экспозициягә барлыгы 47 рәсем әсәре керә, алар 2013 елдан 2022 елга кадәр ясалган. Эшләр останың иҗади эшчәнлегенең яңа «матур» этабын чагылдыра. 

Күргәзмә 14 нче декабрьдә 16:00 сәгатьтә ачыла, бу көнне бушлай кереп булачак. Экспозиция 2023 елның 26 нчы февраленә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте. 

Рәссамның эшләре Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2024)» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында тәкъдим ителәчәк.

Чыганак: kzn.ru

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев