Логотип Идель
Яңалыклар

АЙТИШНИКЛАР АРМИЯДӘН КИЧЕКТЕРҮ АЛАЧАК

Россия IT-компанияләренең 27 яшькә кадәрге белгечләре армиядән кичектерү алачак.

Россия IT-компанияләренең 27 яшькә кадәрге белгечләре армиядән кичектерү алачак. Моның өчен аларның югары белемгә ия булуы һәм эш стажы бер елдан да ким булмавы шарт. Бу турыда Россия Хөкүмәте үзенең Telegram каналында хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, стажы 12 айдан кимрәк булган югары технологияләр өлкәсендәге экспертлар, югары уку йортын вазифага билгеләнүгә бер ел кала тәмамлаган очракта, шулай ук кичектерү алырга мөмкин.

Компанияләр белгечләр исемлеген Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгына 2022 елның 1 маена кадәр җибәрергә тиеш. Алга таба ул Саклану министрлыгына җибәреләчәк, аннары хәрби комиссариатларга тапшырылачак.

Исемлектә алтмыштан артык төрле белгечлек һәм юнәлеш күрсәтелгән. Алар арасында математика, гамәли информатика, картография һәм геоинформатика, радиотехника, электроника, наноэлектроника, робототехника, авиатөзелеш, корабль төзелеше һ.б. бар.

Чыганак: Татар-информ

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев