Логотип Идель
Яңалыклар

Айваз Садыйровның беренче туй фотолары интернетка чыкты

Инстаграмда сирәк кенә булса да туй фотолары чыга башлады. Айваз "камыт кигәннең" беренче көннәреннән алган хис-тойгылары белән үзе дә уртаклаша.

«Татар радиосы» баш мөхәррире Айваз Садыйровның өйләнүен инде ишеткәнсездер. Туй 13 октябрьдә Казанның "Туган авылым" комплексында, никах 29 сентябрь көнне Арчада узган. 

Инстаграмда сирәк кенә булса да туй фотолары чыга башлады. Фотоларны аның дуслары - туй кунаклары уртаклаша. Соңгы постында ул килгән кешеләргә рәхмәт укый. Кәләш турында да инде бераз мәгълүмат бар. Матбугат.ру Айваздан хатыны турында сораштырган.

Кәләш Алинә исемле. Алинә нинди өлкәдә хезмәт куя дигән сорауга: “Әлегә аның төп эше - минем хатын булу”, - диде ди-джей. Яшьләр ел ярым очрашып йөргәннәр. “10 ел элек бер озатып куйган булганмын. Анысын үзе әйтте. Так что башыннан алып хәзергә кадәр 11,5 ел очраштык дияргә була. 10 еллык пауза белән”, – дип сөйләгән иде Айваз шаярып.

 

 

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев