Логотип Идель
Яңалыклар

Азнакайда уникаль бөҗәккә тап булганнар

Бу бөҗәк моңа кадәр район территориясендә очрамаган.

Татарстанның Кызыл китабына кертелгән шәмәхә бызылдавыкның (жужелица фиолетовая, Carabus violaceus) яңа тереклек итү урыны ачыкланган.

Уникаль җан иясенә Азнакай районының Мәнәвез авылыннан ерак түгел «Чатыр-Тау» дәүләт табигать тыюлыгы башлыгы Илнур Сәрвәров тап булган. Бу бөҗәк моңа кадәр район территориясендә очрамаган.

«Мин аны районның урман массивларын тикшерү вакытында нарат урманы янында таптым. Ул юл аша чыгып бара иде», – ди Илнур Сәрвәров. Бу хакта Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.

Бызылдавык гәүдәсенең озынлыгы 20-34 мм. Өске казналыклары озын, эчке як кырдан тар, югарыга кадәр тигез бөгелгән. Канат өслекләре бераз кабарынкы, вак кына бөртекле. Кара өслеге зәңгәр яки шәмәхә ялтыравыклы, читләре һәрвакыт ачыграк төстә – зәңгәр, шәмәхә, бакыр-кызыл, яшел. Зур елга тугайларында, яфраклы урманнарда яши. Тәүлекнең төнге һәм эңгер-меңгер вакытында актив. Җәй башында үрчи, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Татар-информ, фото - ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев