Азык-төлеккә бәяләр арту рекордлы дәрәҗәгә җитте
Азык-төлеккә дөньядагы бәяләр индексы бер елда 27 процентка артты, бу 40 ел эчендәге иң динамик күрсәткечләрнең берсе булды.
Азык-төлеккә дөньядагы бәяләр индексы бер елда 27 процентка артты, бу 40 ел эчендәге иң динамик күрсәткечләрнең берсе булды.
INFOLine мәгълүмати-аналитика агентлыгы генераль директоры Иван Федяков белдергәнчә, бу төрле азык-төлек бәяләренең үзара бәйләнеше аркасында килеп чыга.
«Яшелчә, җиләк-җимеш, сөт бәясе генә кыйммәтләнеп калмый, ә терлек азыгы, ашлама бәяләре дә арта», — дип яза белгеч сүзләренә сылтама белән РИА Новости.
Аналитик белдергәнчә, сатып алучанлык сәләте чиксез түгел, шуңа күрә кайчан да булса бәяләр арту чик дәрәҗәгә җитәчәк.
Чыганак: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев