Логотип Идель
Яңалыклар

БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА

Дача һәм йорт яны бакчасы җирендә утырту өчен җимеш агачлары үсентеләрен сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә? Нинди сорт үсентеләрен сатып алырга? Үсентеләрне кайсы вакытта утырту яхшырак?

Дача һәм йорт яны җирендә  утырту өчен  җимеш агачлары үсентеләрен сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә? Нинди сорт үсентеләрен сатып алырга? Үсентеләрне кайсы вакытта утырту яхшырак? 

Төрле җимеш агачлары үсентеләре өчен чокырның диаметры һәм тирәнлеге нинди булырга тиеш? Шулар  турында «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина киңәшләре. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайты хәбәр итә.

Яз җитүгә  бакчаларда үсентеләр утырта  башлыйлар. Бакчачылар  кыштан ук инде   утырту өчен нинди сортлар кирәклеген ачыклап  куя.  
Үсентеләрне безнең төбәктә утырту өчен рөхсәт ителгән сортларны  гына  махсус сәүдә нокталарында яки питомникларда сатып алырга кирәк.


Шуңа игътибар итәргә кирәк: иң беренче чиратта – дачада  җир асты сулары нинди тирәнлектә урнашкан. Биек үсә торган һәм озын тамырлы  агачлар өчен территориядәге җир асты суларының тирәнлеге 3 метрдан артмаска тиеш. Ярымкәрлә агач сортларын  җир асты  суының  тирәнлеге 2,5 метрдан артмаган грунтка утырталар, ә  тамыр системасы  өстәрәк  кала  торган  кәрлә агач  үсентеләрен  җир асты  суының  тирәнлеге 1,5 метр  булган грунтка утыртырга  кирәк.  Шулай ук бакча  туфрагының нинди булуын  белергә кирәк, ә үсентеләрне бакчаның  көньягында  (сирәгрәк – көньяк-көнбатышта)   җилдән якланган урында утыртырга  кирәк. 

 Әгәр бакчада 5 м, 4 м һәм 3 м биеклектәге төрле агачлар үссә, аларны бер-берсеннән 6 - 9 м ара  калдырып утыртырга кирәк. Әгәр үсентеләрне ешрак утыртсаң, алар, әлбәттә, һәлак булмый, әмма, киңәеп түгел, ә  югарыга  таба, ботаклары  белән бер-берсенә комачаулап, кояш  яктысын үткәрмичә үсәчәк. 

Алма, груша һәм төшле  культуралар язын мөмкин кадәр иртәрәк утыртыла,  җимеш куаклары үсентеләрен хәтта бөреләре бераз ачыла  башлаганда  да  утыртырга  мөмкин.   Язгы утырту соңгы карлар эреп  беткәндә башлана һәм бөреләр  ачылырга  ун көн кала тәмамлана.

Биек үсә торган алмагач һәм груша өчен диаметры кимендә 1 метрлы һәм тирәнлеге 60 см-лы чокыр ясыйлар.   Ярымкәрлә агачлар  өчен  чокырның диаметры 1 м һәм тирәнлеге 40 см булырга тиеш. Тәбәнәк  буйлы    агачдар  өчен  чокырның  диаметры  - 90 см, тирәнлеге   40 см булса яхшы. Чия, слива,   сырганак, кара миләш, ирга  өчен чокырны  диаметры  - 80 см һәм тирәнлеге  40 см итеп  әзерлиләр.

Утыртканда, үсентеләр тирәсендәге туфракны тыгызлыйлар, ә чокыр тирәсен  10-15 см биеклектә күтәртеп  чыгалар һәм,  һава торышының  нинди булуына  карамастан, мул итеп су  салалар  (һәр агач төбенә  ике-өч чиләк су).  

Баштагы  ике  елда   яшь агачлар күп игътибар таләп итә. Даими рәвештә су сибү, тукландыру, йомшарту һәм чүп үләннәрдән арындырып  тору  мөһим. Һава коры торганда, су  сипкән саен яисә сирәк  яуган  яңгырдан  соң  туфракны яхшылап йомшартырга кирәк. Кайгыртып,  игътибар һәм тәрбия биреп  торганда  бакча үзенең матурлыгы  һәм мул  уңышы  белән озак  еллар  сөендереп торачак.   

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев