Бал биюләре, дворян этикеты, ярминкә һәм рус кухнясы – Казанда «ПушкинФЕСТ» узачак
1 нче июньнән 6 нчы июньгә кадәр Казанда Рус теле көненә һәм бөек рус шагыйренең туган көненә багышланган «ПушкинФЕСТ» рус мәдәнияте фестивале узачак.
1 нче июньнән 6 нчы июньгә кадәр Казанда Рус теле көненә һәм бөек рус шагыйренең туган көненә багышланган «ПушкинФЕСТ» рус мәдәнияте фестивале узачак.
1 нче июньнән 3 нче июньгә кадәр Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә концертлар, спектакльләр, күргәзмәләр, әдәби һәм сәнгать программалары узачак. Килүчеләрне бал биюләре, дворян этикеты белән танышу, популяр лекторий, музыкаль-шигъри лаборатория көтә.
4 нче һәм 5 нче июньдә «ПушкинФЕСТ» чарасы «Черек күл» паркына күчәчәк, анда бай ярминкә, мастер-класслар, ретро-бию мәйданчыгы, халык уеннары, урам тамашалары, рус кухнясы белән фуд-корт, классикадан фолк-рокка кадәр музыка белән шәһәр гаилә бәйрәме атмосферасы булдырылачак.
Фестивальдә катнашучылар арасында Санкт-Петербургтан «Отава Ё» фолк-төркеме, «Папьемашенники» Петрушка театры, фольклорчы Сергей Старостин, Мәскәүдән этноҗырчы Екатерина Бурдаева, Казанның «Медвежий угол» төркеме, Юлия Җиһаншина, «pandeMIA CIRCUS» проекты белән Руслан Риманас, тынлы һәм классик музыка оркестрлары булачак.
Соңгы көнне, 6 нчы июньдә, мәдәният үзәге артистлары Александр Пушкин һәйкәле янында тантаналы очрашуда катнашачаклар.
Тулырак программа мәдәният үзәге сайтында урнаштырылган.
Фестивальне ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе ярдәмендә Пушкин исемендәге мәдәният үзәге оештыра.
Чыганак: kzn.ru
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев