Логотип Идель
Яңалыклар

Бала имезгән хатын-кызларга да ковидтан прививка рөхсәт ителә

2 июльдә бастырылган киңәшләр нигезендә, вакцинацияне йөклелекнең 22 атнасыннан соң башларга кирәк..

Гамалея исемендәге Илкүләм эпидемиология һәм микробиология үзәге белгечләре бала имезүче хатын-кызларга коронавируска каршы вакцинация ясатуга рөхсәт алу өчен РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына документлар тапшырган.

«Без бала имезүче хатын-кызларга вакцинация уздыру өчен кирәкле документларны Сәламәтлек саклау министрлыгына тапшырдык, аларны тикшерәләр», — дип белдерде Россия Фәннәр академиясе академигы, үзәк җитәкчесе Александр Гинцбург.

Галим сүзләренчә, прививка ясату бала имезүче хатын-кызларга гына түгел, ә вирустан берничек тә сакланмаган балалар өчен мөһим.

«Шуңа күрә хатын-кызларга гына түгел, ә күкрәк сөте имүче балаларга мөһимрәк. Чөнки бала алты айга кадәр әнисе сөтеннән һәм андагы антитәнчекләрдән башка берни белән дә сакланмаган», — дип яза Интерфакс агентлыгы Гинцбургка сылтама белән.

Академик белдергәнчә, иммунитеты булмаган баланың беренче айларда коронавирус йоктыруы аяныч төгәлләнергә мөмкин.

25 июньдә Сәламәтлек саклау министры Михаил Муршако экспертлар йөкле хатын-кызлар өчен прививка ясатуга каршы күрсәтмәләрне бетерә, чөнки «Спутник V» вакцинасы кирәкле клиник сынауларны уңышлы узды, дип белдергән иде.

2 июльдә бастырылган киңәшләр нигезендә, вакцинацияне йөклелекнең 22 атнасыннан соң башларга кирәк. Россиядә прививка кампаниясе 2021 елның 18 гыйнварыннан башланды.

Чыганак: Татар-информ

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев