Логотип Идель
Яңалыклар

БАЛА КАРАУ БУЕНЧА ПОСОБИЕ АРТА

Беренче баланы карау буенча пособиенең минималь күләме 7 083 дән 7 493 сумга кадәр артачак, ә максималь күләме - 29 600 сумнан 31 282 сумга кадәр җитәчәк.

2022 елның 1 февраленнән беренче баланы карау буенча пособиенең минималь күләме 7 083 дән 7 493 сумга кадәр артачак, ә максималь күләме - 29 600 сумнан 31 282 сумга кадәр җитәчәк. Бу хакта Социаль иминият фонды бюджеты турында Хисап палатасы хисабында әйтелә.

Документ нигезендә, бала карау буенча ай саен бирелә торган яшь ярымга кадәр пособиеләрне түләүгә чыгымнар 169,5 млрд сум тәшкил итәчәк. Шулай ук 1 февральдән бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособиене 5,8%ка индексациялиләр. Пособие күләме 18 886 дан 19 981 сумга кадәр артачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев