Логотип Идель
Яңалыклар

«Балачакның яңа җырлары» фестиваль-конкурсына гаризалар кабул ителә

Гаризалар кабул итү 2024 елның 15 гыйнварыннан башланган иде.

Бәйге Һади Атласи исемендәге татар мәдәниятен үстерү һәм ярдәм итү иҗтимагый фонды тарафыннан «Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Раиса грантларын бирү конкурсы» кысаларында уздырыла. Әлеге проект үзебездә балалар өчен яңа музыкаль контентын булдыруга юнәлдерелгән. 

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- Иң яхшы балалар җыры (композитор, шагыйрьләр катнаша);

- 8-18 яшьлекләр арасында яңа балалар җырын иң яхшы башкаручы;

- Профессиональ җырчылар арасында яңа балалар җырын иң яхшы башкаручы;

- 8-18 яшьлекләр арасында балалар ретро-җырларын иң яхшы башкаручы;

- Профессиональ җырчылар арасында балалар ретро-җырларын иң яхшы башкаручы;

- Балалар җырларының иң яхшы композиторы;

- Балалар җырларының иң яхшы текст авторы;

- Балалар җырларына иң яхшы аранжировка ясаучысы. 

Конкурста 8-18 яшьтәге композиторлар, шагыйрьләр, аранжировка язучылар, башкаручылар һәм 18-35 яшьлек профессиональ җырчылар катнаша ала. Җыр кайсы жанрда иҗат ителсә дә ярый, иң мөһиме - 8-18 яшьлекләр өчен булырга тиеш. Конкурста татарча, рус, чуваш, мари, морва һәм удмурт телләрендәге җырлар белән катнашырга мөмкин. 

Гаризалар 2014 елның 31 мартына кадәр кабул ителә. Җырларны сайлаганда, балаларда туган җиргә, дуслыкка, әти-әнигә, өлкәннәргә, табигатькә карата мәхәббәт уята торганнарына өстенлек биреләчәк. Бер үк вакытта башкаручы, автор, композитор буларак катнашырга мөмкин. 

Фестиваль-конкурста катнашу өчен сылтама аша кереп шариза тутырырга кирәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев