БАЛАЛАР АРАСЫНДА АНГИНА ОЧРАКЛАРЫ АРТКАН
Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада ангина (мононуклеоз) ораклары артуы аркасында балалар бакчаларында берничә төркем карантинга ябыла.
Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада ангина (мононуклеоз ) очраклары аркасында балалар бакчаларында берничә төркем карантинга ябыла. Бу хакта "Инстаграм" да Балалар республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Авыруның төп симптомнары булып температура, борын тыгылуы, лимфатик төеннәрнең ялкынсынуы тора. Белгечләр сүзләренчә, җәй көне вируслар таралышының төп урыны булып балалар уен мәйданчыклары тора. Эш шунда ки, балалар металл һәм агач конструкцияләргә тотыналар, ә аннары авызга, колакларга һәм күзләргә кагылалар. ДРКБда балалар бакчаларында карантин чаралары - ул артык чара дип саныйлар.
Кисәтү сыйфатында табиблар шәхси гигиенаны сакларга, бүлмәләрне җилләтергә һәм белгечләрдә даими тикшеренергә киңәш итә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев