Логотип Идель
Яңалыклар

Балалар әсәрләре язучылар өчен шәп мөмкинлек!

ТР Мәдәният министрлыгы ТР Язучылар берлеге белән берлектә 2023 елда Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәргә конкурс игълан итә.

Конкурс балалар һәм яшүсмерләрнең татар теле һәм укуга кызыксынуын арттыру, шулай ук заманча балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятын үстерү максатларында үткәрелә.

Конкурста аерым авторлар һәм авторлык коллективлары катнаша.

Конкурска түбәндәге номинацияләр буенча сәнгать әсәрләре кабул ителә:
• «Балалар яки яшүсмерләр өчен иң яхшы проза әсәре»
• «Иң яхшы комикс»
• «Балалар яки яшүсмерләр өчен иң яхшы драма әсәре»
• «Иң яхшы балалар шигыре»

Конкурска гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә.

Конкурс положениясен культура министрлыгы сайтыннан карарга була.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев