Логотип Идель
Яңалыклар

Балалар бакчасында - атыш

Ульяновск өлкәсенең Вешкайма бистәсендә урнашкан «Рябинка» балалар бакчасында атыш оештырылган.

Ульяновск өлкәсенең Вешкайма бистәсендә урнашкан «Рябинка» балалар бакчасында атыш оештырылган.

Балалар бакчасына җинаятьче «Иж-27» мылтыгы белән балаларның йокы вакытында үтеп кергән. Учреждениедә сакчы булмаган. Ишектән килеп керүгә ул идән юучы хезмәткәргә ата һәм аны яралый.

Аннары ул икенче катка менеп, тәрбияче ярдәмчесен, тагын бер хезмәткәрне, 5 яшьлек малайны һәм 6 яшьлек кызны атып үтерә, шуннан соң үз-үзенә кул сала.

Корал  68 яшьлек Александр Дронин исеменә теркәлгән. Әмаа үтерүче 26 яшьлек Руслан Әхтәмов дип уйланыла.  Аны киемнәре буенча әнисе таныган.

Урында полиция хезмәткәрләре һәм тикшерүчеләр эшли. Фаҗиганең нечкәлекләре ачыклана.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев