Логотип Идель
Яңалыклар

Балалар кешбэгы программасы вакытыннан алда төгәлләнә

Россиядә балалар ялы өчен кешбэк программасы вакытыннан алда тәмамлана. Кэшбэк программасына бүлеп бирелгән акчаларның күп өлеше ата-аналарга кире кайтарылып бетүе аркасында аны 14 июньнән 15 июньгә каршы төндә төгәлләргә булганнар.

Россиядә балалар ялы өчен кешбэк программасы вакытыннан алда тәмамлана. Кэшбэк программасына бүлеп бирелгән акчаларның күп өлеше ата-аналарга кире кайтарылып бетүе аркасында аны 14 июньнән 15 июньгә каршы төндә төгәлләргә булганнар. Бу хакта Ростуризм башлыгы Зарина Догузова хәбәр итә.

«Быел балалар өчен кешбэк программасы буенча лагерьга юлламаларга ихтыяҗ узган елгы күрсәткечләрдән 2 тапкыр артып киткән", - дип язган ул үзенең телеграмм-каналында.

Догузова сүзләренә караганда, июнь башына 550 меңнән артык юллама сатып алынган, ә программада катнашкан лагерьларда йөкләнеш — 90% тан артык. Программа кысаларында баланы ял итәргә сентябрь ахырына кадәр җибәрергә мөмкин.

Быел программага 7,5 млрд. сум бүлеп бирелгән. "Хәзерге вакытта, динамиканы исәпкә алып, барлык сумма диярлек — ягъни 7,5 миллиард — программа шартлары нигезендә, юлламаның 50 проценты күләмендә әти-әниләр картасына әйләнеп кайтты", - ди Ростуризм башлыгы.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев