Логотип Идель
Яңалыклар

Балалар лагерьларына кэшбекны кире кайтарырлармы?

Әгәр өлкәннәр cәяхәтләренә кешбэк булмаячак, дип хөкүмәт кистереп әйтсә, балалар кешбэгы буенча ниндидер вариантлар карала.

Россиядә балалар сәяхәтләренә кэшбек программасын яңадан башлап җибәрергә мөмкиннәр. Бу теманы күп кенә иҗтимагый оешмалар алга сөрә, хәлне анализлыйлар. Бу хакта ассоциациянең вице-президенты Россия туроператоры Сергей Ромашкин хәбәр итте, дип яза «Интерфакс».

"Әгәр өлкәннәр кешбэгы булмаячак, дип хөкүмәт кистереп әйтсә, балалар кешбэгы буенча ниндидер вариантлар карала. Вәзгыятьне анализлау апрель аенда дәвам итәчәк, детальләрне әлегә белмибез", — дип билгеләп үтте ул.

Ромашкин фикеренчә, быел финанслау каралмаса да, программаны яңадан башлау өчен башка чыганаклар табарга мөмкин. "Узган елларда программа артык күләмле иде. Балалар кешбэгы буенча процентны киметү турында фикер алышырга мөмкин дип уйлыйм. Бер дә булмаганга карата,  нинди дә ярдәм яхшырак", — дип аңлатты ул.

Ромашин балалар кешбэгы буенча турларның төп сатулары нәкъ менә балалар лагерьларына туры килгәнен өстәде.

Исегезгә төшерәбез, балалар кэшбегы программасы кысаларында ата-аналар балалар лагерьларына юллама бәясенең 50%ын кире кайтара алды, әмма бу сумма 20 мең сумнан артык була алмый иде. Әмма 2023-2025 елларга бу программаны финанслау РФ бюджетына кертелмәгән.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев