Логотип Идель
Яңалыклар

Балалар лагерьларына юллама бәясеннән кэшбек кайтаралар

31 март көнне туристик кешбэк программасы буенча балалар җәйге сәламәтләндерү лагерьларына юлламалар сату старт алды. Бу программа Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан тәкъдим ителгән иде.

31 март көнне туристик кешбэк программасы буенча балалар җәйге сәламәтләндерү лагерьларына юлламалар сату старт алды. Бу программа Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан тәкъдим ителгән иде.
 
Узган ел балалар лагерьларына юлламалар өчен кешбэк программасы гражданнарда зур кызыксыну уятты. Программаның оешу вакытыннан бирле 2,3 мең лагерьдан 10 млрд сумга якын юллама сатылган.

Бу программага ничек кушылырга булуы турында Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков сөйләп китте:

Балалар лагеренә юллама өчен кешбэк алу мөмкинлеге "Привет, МИР" платформасында теркәлгән "МИР" картасы ярдәмендә тормышка ашырылырга тиеш. Биш көн эчендә юллама бәясенең 50% кире картага кайта. Ләкин шуны да искәртеп үтәргә кирәк- кире кайткан сумма 20 меңнән дә артык була алмый." 

Гаиләдә берничә бала булган вакытта, кешбэк һәр бала өчен аерым исәпләнәчәк.

Кешбэк программасы Россиянең башка төбәкләрендә, шул исәптән Кара диңгез яр буйларында һәм Кырымда урнашкан лагерьларга да кагылуы ачыкланды. 

Программа 31 нче сентябрьгә кадәр дәвам итә. Быел программада 120 лагерь катнаша, өстәвенә, быелдан палаткалы лагерьлар да булачак, дип өстәде Садыйков.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев