Логотип Идель
Яңалыклар

БАЛАЛАР ҺӘМ ЙӨКЛЕ ХАТЫН-КЫЗЛАР ӨЧЕН ВАКЦИНА КАЙТТЫ

Прививка ясау кампаниясе иртә көздән, ягъни грипп һәм ОРВИ белән авыручылар санының сезонлы күтәрелүе башланганчы ук старт ала.

Татарстанга 2021 елгы прививка кампаниясе кысаларында беренче булып грипптан вакцина партиясе килде. «Ультрикс Квадри» препараты «Таттехмедфарм» ДУП складына кертелгән һәм якын көннәрдә республиканың балалар поликлиникалары буенча бүленәчәк.

«Ультрикс Квадри» вакцинасы – дүрт валентлы, инактивлаштырылган, гриппның тере вирусын үз эченә алмый һәм аның үсешен китереп чыгара алмый. Моннан тыш, препарат составында консервантлар һәм иммуномодуляторлар да юк. Ул балаларның һәм авырлыларның сезонлы гриппка каршы профилактик иммунизациясе өчен билгеләнгән.

Беренче партия үз эченә 342 мең 720 дозаны ала. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә препаратның мускулларга бер тапкыр кертелүен билгеләп үтәләр. Прививка ясау кампаниясе иртә көздән, ягъни грипп һәм ОРВИ белән авыручылар санының сезонлы күтәрелүе башланганчы ук старт ала. Вакцинация еш кына авыр өзлегүләр китереп чыгара торган грипптан саклануның нәтиҗәле ысулы булып тора.

Чыганак: kzn.ru

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев