Логотип Идель
Яңалыклар

Балаларны әкияткә кунакка чакыралар

Татар китабы йортында балалар өчен «Әкияттә кунакта» дип исемләнгән тамаша узачак. Тамашаның кульминациясе – Сәрбиназ Шәйхеловадан мастер-класс.

17нче октябрь көнне Татар китабы йортында балалар өчен «Әкияттә кунакта» дип исемләнгән тамаша узачак, дип хәбәр итә Татар китабы йорты матбугат хезмәте.

Кунакка килгән балаларга интерактив уен элементлары, кызыклы экскурсия, үзенчәлекле мастер-класс тәкъдим ителә. Моннан тыш кунаклар Җ.Тәрҗемановның «Шуктуган» әкиятендә тасвирланган Тук-Тук бабай белән Шуктуган маҗаралары белән танышачак.

“Тамашаның кульминациясе – Сәрбиназ Шәйхеловадан мастер-класс. Көз көне кайбер имән яфракларында кечкенә алмалар кебек яшелле-кызыллы шарларны очратырга мөмкин. Кешеләр аларны «имән алмалары» дип йөртә. Бу «алмаларның» ике сере бар. Беренчедән, алардан чып-чын язу карасы ясап була, икенче сере алмаларның эченә яшеренгән. Чарада шул серләрне ачарбыз”, диелә хәбәрдә.

Чара 17нче октябрь көнне 12:00дә башлана.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев