Логотип Идель
Яңалыклар

Балаларның җәйге ялы турында сорауларыгыз бармы?

26 майда Татарстан Иҗтимагый палатасында балаларның җәйге ялына бәйле сораулар буенча “кайнар линия” оештырыла. Мөрәҗәгатьләрне көндезге сәгать 10нан 12гә кадәр кабул итәләр.

26 майда Татарстан Иҗтимагый палатасында балаларның җәйге ялына бәйле сораулар буенча “кайнар линия” оештырыла. Мөрәҗәгатьләрне көндезге сәгать 10нан 12гә кадәр кабул итәләр.

Җәйге лагерьларга юллама алу, түләнгән акчаның “кэшбек” өлешен кире кайтару, туклану һәм башка сорауларга Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков, Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсадуллина, Яшьләр эшләр министрлыгының “Лето” республика үзәге директоры Илдар Дәүләтшин, Татарстан Иҗтимагый палатасының мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе Асия Тимирясова җавап бирәчәк.

Сорауларны 8(800) 350-44-72 телефоны аша кабул итәләр. Иртәнге сәгать 10га кадәр Иҗтимагый палатаның интернет кабул итү бүлеге (https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm) аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев