Балаларын ялгызы тәрбияләгән ата-аналарга - 36 млрд сум
Пособие күләме РФ субъектында балага яшәү минимумының яртысына тигез һәм аена уртача 5,5 мең сум тәшкил итәчәк.
Россия хөкүмәте 8-17 яшьлек балалар тәрбияләгән ялгыз ата-аналарга түләнәчәк пособиегә 36 млрд сумнан артык акча бүлеп бирәчәк. Түләүләрне 1 июльдән рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Бу хакта 24 июньдә Россия премьер-министры Михаил Мишустин белдерде, дип яза Известия.
«Июльдән аз керемле гаиләләрдә үсә торган 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга ай саен акча түли башлыйбыз. Моңа 36 млрд сумнан артык акча бүлеп бирәчәкбез», - диде Мишустин.
Ул аныклап узганча, мондый пособие күләме РФ субъектында балага яшәү минимумының яртысына тигез һәм аена уртача 5,5 мең сум тәшкил итәчәк. Ел ахырына кадәр түләүне 1 миллионнан артык бала алачак. Премьер-министр яңа пособиене 1 июльдән рәсмиләштерергә мөмкин булачагына игътибарны юнәлтте. Шул исәптән, моны Дәүләт хезмәтләре порталы аша да башкарып булачак. Моның өчен биредә махсус форма барлыкка киләчәк.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев