Балалы гаиләләр авиабилетларны ташлама белән алачак
Очуларны 46 маршрут буенча субсидияләү планлаштырыла. Билгеләп үтелгәнчә, исемлеккә популяр туристик юнәлешләр дә эләккән
Балалы гаиләләр ташламалы тарифлар буенча авиабилетлар сатып ала алачак. Бу ташламаларны субсидияләү кагыйдәләрен Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин раслады, дип хәбәр ителә Министрлар кабинеты сайтында.
Очуларны 46 маршрут буенча субсидияләү планлаштырыла. Билгеләп үтелгәнчә, исемлеккә популяр туристик юнәлешләр дә эләккән: Казан, Калининград, Түбән Новгород, Владивосток, Ярославль, Петрозаводск. Ташламалы билет бәясе, юнәлешкә карап, 4,6 дан 10,9 мең сумга кадәр диапазонда булачак. Ташлама шунда ук балага һәм аны озата баручы өлкәннәргә билетлар броньлаганда бирелә.
"Хөкүмәт карары дистәләгән мең гражданга түбән бәяләр буенча билетлар алырга мөмкинлек бирәчәк. Югары булмаган керемле гаиләләр дә илне карый, башка шәһәрләрдә туганнарын, әбиләрен һәм бабайларны күрергә барып кайта ала ", - диде Мишустин вице-премьерлар белән оператив киңәшмәдә.
Ул шулай ук Транспорт министрлыгына программа августта ук старт алсын өчен эшне мөмкин кадәр оператив рәвештә оештырырга кушты. Бер ел эчендә ташламалы билетлардан ким дигәндә 50 мең россияле файдалана алачак дип көтелә. Бу ташламаларга 2021 елда 1,35 млрд сум каралган.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев