-
Казанда «ГорькийФест» яшьләр музыкаль-әдәби фестивале узачак Казанлылар һәм ТР башкаласы кунаклары лекцияләрдә, фотокүргәзмәдә, китап һәм фильм презентациясендә, шулай ук музыкаль вакыйгаларда катнаша алачак.
-
Җәй климат нормасына якын булыр дип көтелә КФУ галиме сүзләренә караганда, соңгы елларның тенденциясе шундый: вегетация чоры озайтыла, чөнки көз соңрак, ә яз иртәрәк килә. «Менә быел да яз иртә һәм җылы. Март аномаль җылы булды, температура аномалиясе 2 градустан артып китәчәк
-
КФУда киносценаристларны әзерләү магистрлык программасы ачыла Программага 15 бюджет урыны бирелгән. Магистрлар ике ел дәвамында читтән торып белем алачак. Әлеге программага әдәбият фәненнән әңгәмә нәтиҗәсендә кабул итәчәкләр
-
Татарстанда "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны башланды Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә актив катнаша, чөнки Рамазанның төп асылы – үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгаруда.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Балтач, Теләче, Арча, Кукмара батырлары Тимершыкта көрәште
Саба районының Тимершык авылы үзенең көчле көрәшчеләре белән билгеле. 1970 елда туган Идүс Сафин да шуларның берсе була.
Ул 1996-1998 елларда авыл Сабантуенда 70 килограммга кадәрге үлчәүдә батыр кала. Ике меңенче елларда Миңгәр авылы Сабантуйлары җиңүче булып таныла. 2006 елның 10 февралендә, ике кызын, хатынын калдырып, якты дөньядан вакытсыз китеп бара.
Авылдашлары Идүсне онытмый. 2016 елдан алып аның истәлегенә багышланган көрәш турниры үткәрелә, ярышны оештыруга яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, яшьтәшләре, көрәшчеләр матди булышлык күрсәтә. Турнирга нигез салучы һәм төп спонсор – шәхси эшмәкәр Дамир Исмәгыйлов. Инде әлеге искә алу чарасы турында Сабада гына түгел, тирә-як районнарда да белеп өлгерделәр. Быел Тимершык мәдәният йортында 4нче тапкыр үткәрелүче ярышка Арча, Балтач, Кукмара, Балык Бистәсе, Әтнә, Биектау, Теләче авылларыннан 75ләп көрәшче килгән иде. Келәмдә кичке 5тә башланып киткән бил алышу төгәлләнгәндә төн уртасы җитеп килә иде инде. Әмма тамашачылар саны аңа карап кимемәде. Яше-карты киеренке көрәш, финалда бигрәк тә авыр үлчәүдә Эдуард Җәләлиев белән Радик Сафинның, бертуган Дилюс һәм Данис Закировларның тирләп-пешеп беренчелек өчен тартышканнарын күзәтте. Күрше районнардан да көчлеләр килгән иде. Әйтик, 75 килограммга кадәрге үлчәүдә Саба көрәшчеләре финалга бөтенләй чыга алмады. Җиңүчеләр түбәндәге тәртиптә ачыкланды:
65 кг. 1.Ришат Мөбарәков (Саба), 2.Фәнис Гәрәев (Мамалай), 3.Булат Шәйхетдинов (Кукмара).
75 кг. 1.Инсаф Тимергалиев (Кукмара), 2. Фәннур Латыйпов (Балтач), 3.Мөхәммәт Хәбибуллин (Теләче),
85 кг. 1.Илназ Зарипов (Керәнне), 2.Рамил Буйников (Теләче), 3.Илназ Михайлов (Тимершык),
100 кг.га кадәр. 1.Данис Закиров, 2. Дилюс Закиров (Югары Симет), 3. Илшат Идиятов (Арча),
100 кг. артык үлчәүдә. Радик Сафин (Саба), Эдуард Җәләлиев (Тимершык), 3. Хаҗинур Зәйнуллин (Тимершык).
Аларны спонсор Дамир Исмәгыйлов, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Ирек Гарипов бүләкләде. Баш батырларга медальлар, акчалата приздан тыш, Идүс Сафинның фотосурәте куелган статуэтка да бирелде.
Турнир барышында тамашачылар арасында лотерея уены да үткәрелде. Бәхетле билет – электр иттарткычы, мультиварка, триммер хуҗалары ачыкланды, дип яза saby-rt.ru
Ярыштан фотоларны биредә карарга мөмкин: "Саба таңнары"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз