Башкалабыз 35 илдән 1500 кунак кабул итәчәк
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев сүзләренчә, съездга 35 илдән 1,5 мең кунак килүе көтелә.
30 июльдән 2 августка кадәр Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды узачак. Биш елга бер үткәрелгәнгә күрә, бу чараның һәркайсы Бөтендөнья татар конгрессының юбилеена туры килә. Быел Конгрессның 30-еллыгы билгеләп үтелә.
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев сүзләренчә, съездга 35 илдән 1,5 мең кунак килүе көтелә.
Чараны уздыру урыны итеп «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге сайланган. Элегрәк съездга 1000 кеше җыелса, бу юлы теләк белдерүчеләр күп булу сәбәпле, өстәмә 500 шәрәфле кунак та чакырылган.
Съездда Милли шураның яңа составы, рәисе, аның урынбасарлары сайланачак, алдагы 5 елга яңа бурычлар куелачак. Төп җыелыштан тыш, кунаклар бер төркем чараларда катнашачак.
30 июльдә делегатлар «Печән базары» заманча татар дизайны һәм татар шәһәр мәдәнияте фестиваленә чакырыла. 31 июльдә Изге Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы буенча экскурсия каралган. 1 августта «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы узачак. Биредә җиде дискуссия мәйданчыгы оештырыла. Делегатлар темалар буенча секцияләргә бүленеп, үзләрен борчыган темаларга фикер алыша алачак.
Дискуссия мәйданчыкларының төп темалары:
1. Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел. Татар дөньясы һәм Ислам дине.
2. Милли мирас. Татар мәдәнияте: бүгенгесе һәм киләчәге.
3. Милли үзаңны тәрбияләүдә шәҗәрәнең әһәмияте. Гаиләнең, балалар бакчасы һәм мәгариф системасының роле.
4. Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек.
5. Тарихи шәхесләр һәм хәзерге заман татар дәүләт эшлеклеләре: милли горурлык тәрбияләү мәсьәләләре.
6. Татар төбәк тарихын һәм татар тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү мәсьәләләре.
7. Татар мәгълүмат кыры: алда торган бурычлар.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев