Логотип Идель
Яңалыклар

Башкалабызда Бөек Җиңү көне

Быел бәйрәм көне уңаеннан Казанда төрле вакыйгалар узачак.

Быел бәйрәм көне уңаеннан Казанда төрле вакыйгалар узачак.

8 май көнне 10:00 сәгатьтә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында СССР халыклары телләрендә Бөек Ватан сугышы чоры плакатлары, листовкалар һәм газета репринтлары күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә экспонатлары арасында Кызыл Армия сәяси идарәсенең Советлар Союзы Геройлары турында татар, грузин, әрмән, үзбәк, азәрбайҗан, таҗик һ.б. телләрдә сөйләгән листовкалары беренче тапкыр киң аудиториягә тәкъдим ителәчәк.

Моннан тыш, беренче тапкыр төрле телләрдә хәрби ант текстлары куелачак. Аерым стенд язучы Илья Эренбургның сугышта милләтләрнең катнашуы турында  «Татарлар», «Кыргызлар», «Әрмәннәр» һ. б. мәкаләләре циклына багышлана. Күргәзмәгә керү ирекле.

Казансу яры буенда (Федосеев ур., 1) 8 майда 15:00 сәгатьтә «Җиңү рекорды» (work out) яшьләр патриотик акциясе старт ала. 17:00 сәгатьтә – волонтерлар белән берлектә «Җиңү биюе» флешмобы узачак. 18:30 сәгатьтә кунакларны һәм шәһәр халкын «Җиңү язы» әдәби-музыкаль кичәсенә чакыралар. 

Шунда ук, яр буенда 9 майда 14:00 сәгатьтә кыр кухнясы эшләячәк, викториналар, конкурслар үткәреләчәк. 16:00 сәгатьтә «Җиңү көне – бөтен ил бәйрәме» концерты башлана. 18:00 сәгатьтә теләгән кешеләр вальс бии ала, ә 19:30 сәгатьтә – сугыш еллары җырларын башкара алачак. 

Керү, катнашу  ирекле. 

30 майга кадәр «Хәзинә» галереясендә фронтовик рәссам Виктор Куделькинның шәхси күргәзмәсе уза. В. Куделькин Бөек Ватан сугышында сугышчан юлын 1941 елның 28 июлендә башлаган, II Белоруссия фронтында сугышкан. Шулай ук Мәскәү оборонасында, Кенигсбергны алуда катнашкан. 

Демобилизациядән соң, 1946 елда, Казан сәнгать училищесына эшкә керә, өлкән курсларда рәсем, графика һәм композиция укыта, шул ук елда училище директоры итеп билгеләнә. Чирек гасыр рәссам яшь буынны тәрбияләү буенча игелекле эшкә хезмәт иткән. 
Күргәзмәдә рәсем сәнгате, графика һәм архив материаллары тәкъдим ителгән. Керү музей билетлары буенча. 

 «Казан Кремле» Музей-тыюлыгында  «Казан Кремле Бөек Ватан сугышы елларында» баннер күргәзмәсе дәвам итә.

Сугыш елларында ТАССР илнең көнчыгышында иң мөһим тыл базаларының берсенә әверелде. Республиканың төп ныгытмасы да искәрмә булмады. Мәсәлән, Казан Кремлендә 1940-1950 елларда күпсанлы дәүләт учреждениеләре һәм оешмалары урнашкан. Кремль территориясендә хакимият органнары, шул исәптән ТАССР Югары Советы, Казан танк училищесының тармакланган инфраструктурасы һәм Мәскәүдән эвакуацияләнгән 22нче Казан авиация заводының тулай торагы урнашкан була. 

Кремль биналарын эксплуатацияләү эзсез үтмәде, шуңа күрә күргәзмә кысаларында архитектура ансамблен реставрацияләү проблемаларына аерым игътибар бирелә. 
Керү ирекле. 

Чыганак:  mincult.tatarstan.ru, kzn.ru 
Фото: «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы матбугат хезмәте; kazan.kp.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев