Логотип Идель
Яңалыклар

Башкалада Ураза бәйрәме

Мөселман дөньясы 2021 елның 13 маенда Ураза бәйрәмен билгеләп үтә. Татарстанда һәм башкалабызда мөселманнарның төп бәйрәмнәреннән берсе узачак көнне, гает намазыннан тыш, байтак истәлекле чаралар планлаштырылган.

Мөселман дөньясы 2021 елның 13 маенда Ураза бәйрәмен билгеләп үтә. Татарстанда һәм башкалабыз Казанда мөселманнарның төп бәйрәмнәреннән берсе узачак көнне, гает намазыннан тыш,  байтак истәлекле чаралар планлаштырылган. 


 Ураза бәйрәме уңаеннан Казанда М.Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында традиция буенча зурлап шәһәркүләм “Рамазан Фест” гаилә фестивале үтәчәк. Бәйрәм Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районы мөхтәсибәте тарафыннан казанлылар һәм шәһәребез кунаклары өчен уздырыла. Ураза гаете сөенечен башкалабызда яшәүчеләр белән бергә чарага килеп Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да уртаклашачак.

http://dumrt.ru/


Оештыручылар кунаклар өчен бай бәйрәм программасы әзерләде, ул 13:00 сәгатьтә башланачак һәм кичке 17:00гә кадәр дәвам итәчәк. Бәйрәмгә килүчеләр мөнәҗәтләр, нәшидләр, шигырьләр тыңлаячак, анимацион шоу, вело-шоу һ.б. күреп сөенәчәк. 
Гаилә фестивале “Чорлар бәйләнеше – үткәне, бүгенгесе, киләчәге” концептуаль темасы кысаларында узачак. Программада теманы чагылдыру өчен паркта 3 күңел ачу зонасы – активити-мәйданчыклар урнаштырылачак. Аларның һәркайсы үткәннең, хәзергенең һәм киләчәкнең тематик мохитенә керергә мөмкинлек бирәчәк. “Үткән заман” мәйданчыгынада тарихи күргәзмә, язу, аш-су осталыгы, каллиграфия, яулык бәйләү буенча мастер-класс, аниматорлар белән уеннар һәм башкалар булачак. “Хәзерге заман” зонасында шарлар, төсле комга язу, сабын куыгы, аниматорлар белән уеннар, куллар белән язу һ.б. көтелә. Өченче мәйданчыкта – “Киләчәк”тә - фотоконкурс, “Виртуаль чынбарлык күзлекләре” аттракционы, шикәрле шоу, эбру язуы, фәнни шоу, аниматорлар белән уеннар һ.б. узачак. Паркта шулай ук фуд-корт эшләячәк. 
Шул ук көнне 10.00дә Казанның “Гаилә” мәчетендә дә (Җ.Фәйзи ур., 2) Гаилә бәйрәме узачак. Балалар өчен батут, понида йөрү булачак. Бәйрәм көндезге 12гә, өйлә намазына кадәр дәвам итәчәк.
Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итә.

PS. 11 майда Казанның 175 мәктәбендә булган фаҗига сәбәпле,  күңел ачу чаралары кичектерелә, "Рамазан-Фест" үткәрелми.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев