Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    Батыр юбилеен театрда уздырды

    Татарстан спорт министрының беренче урынбасары, Татарстанның атказанган спорт остасы Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов үзенең туган көнен, 50 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. 

    Үзенең гомер бәйрәмен Хәлил Хәмит улы Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасында оештырды. Әлеге театрга ул үзенең коллегаларын, туганнарын, сыйныфташларын, авылдашларын һәм көрәштәш дусларын, барлык фикердәшләрен җыйган иде.

    Реклама

    Барлык килгән кунаклар Камал театрының быелгы премьерасы булган "Бию пәрие" спектаклен тамаша кыла алды. Спектакль башланыр алдыннан Хәлил Шәйхетдиновны Татарстан Республикасының Премер-министр урынбасарлары Ләйлә Фазлыев һәм Марат Әхмәтов котлады. Шулай ук котлауларга Татарстанның спорт министры Владимир Леонов та кушылды. Үзләренең чыгышлары вакытында алар Хәлил Шәйхетдиновка Россиянең һәм Татарстаның шулай ук Олимпия комитетының олуг бүләкләрен тапшырдылар.

    Юбилярны котларга килгән тамашачылардан җыелган акчалата бүләкләр Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге фондны һәм шул ук исемдәге мәрдәсәне оештыруга тотылачак.

    Бу хакта тулырак мәгълумат сайтыбызда соңрак урын алачак. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Арктикага чакыру
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!