Логотип Идель
Яңалыклар

Баулы халык театры «Идел-йорт» театр коллективлары фестиваленең гран-при иясе булды

Әлеге үзешчән театр коллективы Туфан Миңнуллинның «Шулай булды шул» пьесасын сәхнәләштергән.

Конкурсның жюри рәисе – Аяз Гыйләҗтев исемендәге Чаллы дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов. Жюри әгъзалары: Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин, Татарстаннның атказанган артисты Фәнис Сафин, Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова, драматург Рәдиф Сәгъди, Казан дәүләт циркының баш администраторы Илназ Хәйбуллин, режиссер Артур Әмиров.

Фестивальдә җиңгән спектакль Камал театры сәхнәсендә 11 декабрь көнне 18.30 сәгатьтә күрсәтеләчәк. 

«Идел-йорт» театр коллективлары регионара конкурсы финалистларының иң яхшы 12 спектакле 16 октябрьдән 21 ноябрьгә кадәр Ленин исемендәге мәдәният сараенда күрсәтелде. Аның нәтиҗәләре буенча 6 җиңүче билгеләнгән, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Фестивальнең финалистлары:

  • Апас районы мәдәният йортының халык театры – «Борын-Борын заманда...», Әмир Камалиев;
  • Балтач районы мәдәният йортының халык театры – «Беренче мәхәббәт», Илһам Гали;
  • Тукай районы Күзкәй авылы мәдәният йорты – «Нур» халык театры – «Коткарыгыз, каравыл», Данил Салихов;
  • Баулы районы мәдәният йортының халык театры – «Шулай булды шул», Туфан Миңнуллин;
  • Актаныш районы Иске Сәфәр мәдәният йортының халык театры – «Нәзер», Туфан Миңнуллин;
  • Азнакай районы мәдәният йортының халык театры – «Айгөл иле», Мостай Кәрим;
  • Арча районы Иске Ашыт мәдәният йортының халык театры – «Китмәгез, торналар», Таңчулпан Гарипова;
  • Биектау районы Ямаширмә мәдәният йортының халык театры – «Әлепле артистлары», Әмир Камалиев;
  • Нурлат районы «Нур» таатр мәдәнияте үзәгенең «Мирас» халык театры – «Адашкан язмышлар», Эльмира Ибраһимова;
  • Спас районы мәдәният йортының «Арлекин» халык театры – «Морозко», рус халык әкияте;
  • Балык Бистәсе районы мәдәният йортының халык театры – «Тормыш җыры», Мирсәй Әмир;
  • Питрәч районы мәдәният йортының «Балкыш» халык театры – «Кайнар токмач», Раилә Мөхсинова.
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев