Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Яңалыклар

БДИны - 100 баллга: 156 укучы иң югары нәтиҗәгә ирешкән

Математикадан БДИда 100 баллны нибары 4 чыгарылыш сыйныф укучысы җыя алган

Татарстанда БДИны 100 баллга 156 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Математикадан БДИда 100 баллны нибары 4 чыгарылыш сыйныф укучысы җыя алган. Рус телен 100 баллга 54 укучы белә – быел бу предметтан иң югары баллны җыючылар исәбе бераз кимегән. Химиядән иң югары балл 26 кешегә куелган.

Реклама

Татарстанда химия буенча БДИда уртача балл 66,74 тәшкил иткән, бу узган ел белән чагыштырганда, биш баллга югарырак. Рус әдәбияты буенча имтиханның уртача нәтиҗәсе җиде баллга арткан – быел ул 72,67гә җиткән. Шул ук вакытта физика һәм химия буенча БДИ сайлый торган чыгарылыш укучылары саны ел саен кими бара. Бу Татарстанда гына түгел, тулаем Россия буенча күзәтелә.

Бердәм дәүләт имтиханының төп чорында минималь чикне уза алмаучылар да бар. Химияне – 147 кеше, рус әдәбиятын – тугыз, географияне - дүрт, рус телен – 12, база математикасын – 74, профильле математиканы – 298, физиканы – 68, тарих имтиханын – 88 укучы бирә алмаган. Бер укучы рус теле имтиханыннан куып чыгарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев