Логотип Идель
Яңалыклар

Бөек Петр идарә иткән чордагы Казан турында сөйләячәкләр

Татарстан башкаласында «Бөек Петр чоры Казанга нәрсә бирде?» дигән лекция укыячаклар.

Татарстан башкаласында «Бөек Петр чоры Казанга нәрсә бирде?» дигән лекция укыячаклар.

Очрашуны туган якны өйрәнүче һәм экскурсовод Марк Шишкин үткәрәчәк. Ул Петр I идарә иткән елларда Казан һәм төбәк тормышы, шулай ук императорның Казан эшкуары Иван Михляев белән мөнәсәбәтләре үзгәрүе турында сөйләячәк. Моннан тыш, тыңлаучылар Россиягә 1722 елгы Фарсы походының ни өчен кирәклеген беләчәкләр.

Лекция 23 нче ноябрьдә М.Горький ур., 25/28 адресы буенча урнашкан Е.А.Боратынский музеенда узачак, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте. Чара 15:00 сәгатьтә башлана.

Чара ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе тарафыннан оештырыла. Проект Петр I тууына 350 ел һәм аның Казанга килүенә 300 ел тулуга багышлана.

Керү бушлай, алдан теркәлергә кирәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев