Бөек Ватан сугышында катнашучыларны дога белән искә алу
Бөек Ватан сугышында катнашкан мәрхүмнәребезне искә алыр өчен, бер караганда «Үлемсез полк»та йөрү, мемориалларга һәйкәлләргә чәчәк салу, хәрби парад һ.б. ише «дөньяви», рәсми акцияләр дә бар.
Социаль челтәрләрнең берсендәге «ТАТАРЧА АРАЛАШЫЙК» төркеме быел да Бөек Ватан сугышында катнашкан, инде вафат булган яисә яу кырларында ятып калган милләттәшләрне Коръән укып, дога кылып искә ала. Бу турыда мәгълүм төркемнең хуҗабикәсе Нәсимә Садыйкова хәбәр итә.
«Кадерле милләттәшләр!
Әйдәгез быел да сугышта һәлак булганнарга, яралардан вафат булганнарга, сугышта катнашкан мәрхүмнәргә күмәк дога кылуны оештырабыз! Исемнәрен, әтиләренең исемнәрен, алар турындагы хатирәләрне языгыз ! Доганы төркемебез хәзрәте, «Мөхәммәд мөнбәре»төркемен оештыручы Мөхәммәд Садыйков кылачак, ин шәә Аллаһ!»
Җиңү көне уңаеннан әлеге дога кылу быел икенче тапкыр үткәрелә икән. Узган ел дога кылуга дистәләгән милләттәш кушылган. «Мөхәммәд Садыйковның догасы гына да ярты сәгать булгандыр! - ди Нәсимә ханым. - Төркемдәшләр бик хуплап күтәреп алдылар. Мөхәммәд Садыйков, белеме буенча югары белемле (Русия ислам университетын, «Мөхәммәдия»не тәмамлаган, дөньяви белеме буенча Казан мәдәният институтының вокал бүлеген тәмамлаган матур тавышлы, видеолар ясый белүче) хәзрәтебез бик теләп ярдәм итте. Төркемдәшләр сугышта үлеп калган туганнары турында шундый җылы истәлекләр яздылар. Мөхәммәд андагы һәр исем-фамилияне догасына кертеп, матур текст язып укыды. Бик тәэсирле килеп чыкты!»
Бөек Ватан сугышында катнашкан мәрхүмнәребезне искә алыр өчен, бер караганда «Үлемсез полк»та йөрү, мемориалларга һәйкәлләргә чәчәк салу, хәрби парад һ.б. ише «дөньяви», рәсми акцияләр дә бар. Тик диндәшләребез һәм милләттәшләребез булган бабайларыбызның рухы бездән, әлеге «кәҗүнни» чаралардан да бигрәк, дога көтеп ята шул.
«Уйлап карыйк әле: әрвахларга «Үлемсез полк» та портрет күтәреп йөрү кирәкме?! Юк! Бу гамәл динебез таләпләренә һич туры килми! Безнең динебез әрвахларга Коръән укып, дога кылырга куша . Без менә шул таләпләр буенча эш иттек», дип аңлатты Нәсимә Садыйкова Җиңү көне уңаеннан Коръән уку-дога кылуның мәгънәсен, асылын.
Билгеле, «рухына дога барып ирешсен иде» дигән яугирләр барыбызда да бар. Сез дә үз бабаларыгызның исеме күмәк догада телгә алынуын телисез икән – бу чарага кушыла аласыз. Тик шунысын искәртергә кирәктер: 2600 гә якын милләттәшне, шул исәптән, танылган шәхесләребезне берләштергән «ТАТАРЧА АРАЛАШЫЙК» - ябык төркем. Димәк, дога кылуда катнашыр өчен, башта төркемдә теркәлергә һәм анда урнаштырылган постта мәрхүмегезнең исемен, атасы исемен язарга кирәктер.
Бөек Җиңү көнендә генә түгел, башка вакытта да, хәтта бөтенләй сәбәпсез дә мәрхүмнәребезне Коръән укып, ана телебездә дога кылып ешрак искә алсак иде. Әби-бабайларыбыз бит юкка гына: «Җир яңгырга туймаган шикелле, әрвахлар догага туймый», дип васыять әйтеп калдырмаган...
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев