Бер атна эчендә - явым-төшемнең ике айлык нормасы
Апрельнең өченче атнасында Казанда явым-төшемнең ике айлык нормасы яуган – 56 мм. Якындагы көннәрдә явым-төшем көтелми, һава температурасы климатик нормага якын булачак
Апрельнең өченче атнасында Казанда явым-төшемнең ике айлык нормасы яуган – 56 мм. Якындагы көннәрдә явым-төшем көтелми, һава температурасы климатик нормага якын булачак, дип билгеләп үтте КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев. Эксперт сүзләрен югары уку йортының матбугат хезмәте китерә.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 22 нче апрельдә Казанда көндез һава температурасы +12 градуска кадәр, төнлә +1 градуска кадәр булачак.
Казанда ялларда болытсыз һава торышы фаразлана. 23 нче апрельдә, шимбә көнне, көндез +15 градуска кадәр җылы булачак, төнлә 0 градус көтелә. 24 нче апрельдә, якшәмбе көнне, көннең беренче яртысында һава 17 градуска кадәр җылыначак, ә төнлә температура 2 градус җылы булачак.
Чыганак: kzn.ru
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев