Логотип Идель
Яңалыклар

Бер елдан соң максатчан укытуның яңа кагыйдәләре үз көченә керә

2024 елның 1 сентябреннән Россиядә максатчан укытуның яңа кагыйдәләре эшли башлаячак - бу хакта Федераль указ Россия президенты тарафыннан имзаланды.

Исегезгә төшерәбез, максатчан укыту абитуриентның үзе, вуз һәм эш бирүче арасындагы өч яклы килешү буенча квота кысаларында вузга керүен күздә тота. Дипломнан соң чыгарылыш сыйныф укучысы бары тик үзенең эш бирүчесенә генә эшли, ул эшкә урнашуны гарантияли.

Кагыйдә буларак, иң күп максатчан урыннар медицина белгечлекләренә бүлеп бирелә. Бу ел искәрмә түгел.

Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков сүзләренчә, 2022 елда максатчан укып чыгучыларның  70 проценттан артыгы эшкә урнаштырылган. Система яхшырак һәм нәтиҗәлерәк эшләсен өчен, киләсе елның 1 маеннан заказчылар үз тәкъдимнәрен "Россиядә эш" платформасында урнаштырачак, аны булдыру белән Россия Хезмәт министрлыгы шөгыльләнә.

Цифрлы  платформа барлык абитуриентларга тулаем ил буенча эш бирүчеләрнең тәкъдимнәрен күрергә һәм максатчан белем алу өчен теләсә кайсы төбәкне сайларга мөмкинлек бирәчәк. Бу индивидуаль карьераны төзү өчен уникаль мөмкинлек. Моннан тыш, абитуриентның кабул итүгә хокукы булу турындагы барлык мәгълүмат максатчан квота чикләрендә "Россиядә эш" платформасыннан турыдан-туры "онлайн вузга керү" суперсервисына тапшырылачак. Бу абитуриентларны раслаучы документларның сканнарын беркетү зарурлыгыннан азат итәчәк.

Чыганак: Татарстан Мәгариф министрлыгы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев