Логотип Идель
Яңалыклар

Бердәм дәүләт имтиханын министр үзе дә бирәчәк

Бүген Яшел Үзәннең 11нче мәктәбендә «Бергә бирәбез! Ата-аналар арасында БДИ тапшыру көне» узачак. Чарада Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин үзе дә катнашачак.

Бүген Яшел Үзәннең 11нче мәктәбендә «Бергә бирәбез! Ата-аналар арасында БДИ тапшыру көне» узачак. Чарада Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин үзе дә катнашачак.

БДИга әзерләнгәндә, чыгарылыш сыйныф укучыларының  белемнәре генә түгел, ә дөрес психологик халәттә булуы, үз көчләренә зур ышаныч булу  әһәмияткә ия. Һәм монда гаилә, ата-аналарның ролен бәяләп бетереп булмый.

Нәкъ менә шуңа күрә дә Рособрнадзор 7 нче ел рәттән, ата-аналарга үз тәҗрибәсендә БДИ кагыйдәләре, процедуралары һәм биремнәре белән танышу, аларны балаларына аңлату, аларга имтиханнар алдыннан дөрес әзерләнергә һәм артык психологик киеренкелекне бетерергә ярдәм итү өчен уникаль мөмкинлек бирү максатыннан акция үткәрә. Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала, моның өчен яшәү урыны буенча район башкарма комитетының мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә һәм БДИ-2023 катнашучысының гаризасын тутырырга кирәк.

Бу эш гадәттәгечә  3-4 сәгать түгел, ә кыскартылган вакытка (1 сәгать) исәпләнгән, ул төрле типтагы биремнәр белән танышырга мөмкинлек бирә.

Март дәвамында укучыларның ата-аналарына БДИ үзенчәлекләре белән яхшырак танышырга мөмкинлек биргән акция Россиянең барлык төбәкләрендә диярлек узачак.

Чыганак: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев